Аксубаево
  • Рус Тат
  • Татарстанда соңгы тәүлектә 54 кеше коронавирус йоктырган

    Коронавирус белән авырган 38 кеше соңгы тәүлектә терелгән.

    Татарстанда соңгы тәүлектә 54 кеше коронавирус йоктырган.

    «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәче җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтүенчә, республикада барлыгы 26 мең 318 очрак теркәлгән.

    ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сүзләренчә, коронавирус белән авырган 38 кеше соңгы тәүлектә савыккан. Ковидка шикләнелгән 4,8 мең кеше табиблар күзәтүе астында кала. Бер тәүлек эчендә коронавируска 8,3 мең тест үткәрелгән. 

     

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: