Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда соңгы тәүлектә 50 кеше коронавирус йоктырган, 48 кеше сәламәтләнгән

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 24 532 очрагы расланган.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 50 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, биш кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«14 кеше хастаханәгә озатылган, 36 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Чаллыда — 18, Казанда — 10, Әлмәт һәм Саба районнарында — өчәр, Актаныш, Менделеевск, Түбән Кама һәм Питрәч районнарында — икешәр, Аксубай, Алексеевск, Югары Ослан, Алабуга, Зәй, Минзәлә, Яңа Чишмә һәм Нурлат районнарында берәр очрак ачыкланган.

Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 24 532 очрагы расланган, 21 668 кеше (шуларның 48е — узган тәүлектә) сәламәтләнгән.

Республикада барлыгы 901 429 кеше (шуларның 10 159ы — узган тәүлектә) коронавируска каршы прививка ясаткан. 706 717 кеше икенче дозаны да алган.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев