Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда соңгы тәүлектә 50 кеше коронавирус йоктырган

26 кеше хастаханәгә урнаштырылган, калганнары өйдә дәвалана.

Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда яңа Covid-19 коронавирус инфекцясе белән авыруның 50 яңа очрагы ачыкланган. Барысы да аралашу юлы белән йоктырылган.

«26 кеше хастаханәгә салынган, 24 кеше өйдә дәвалана», — диелгән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Авыручыларның күбесе 60 яшьтән 70 яшькә кадәрге татарстанлылар арасында — алар 11 кеше. Унар очрак 30дан 50гә һәм 50дән 60 яшькә кадәрге кешеләр булуы теркәлгән.

Республика башкаласына — 17, Чаллыга 11 очрак туры килә. Районнар арасында авыручылар санының иң күбе Яшел Үзәндә — анда дүрт кеше авыру йоктырган.

Пандемия башланганнан бирле республикада 18,3 мең Covid-19 очрагы ачыкланган, 15 мең кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 35е — соңгы тәүлектә.  

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев