Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда SMS-пропусклар белән урамга чыгу вакытын арттыру мәсьәләсе карала

Хәзерге вакытта өйдән бер сәгатькә генә чыгарга мөмкин.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева якын арада Татарстанда SMS-пропуск белән урамга чыгу вакыты арттырылырга мөмкинлеген әйтте. Бу хакта ул бүген Хөкүмәт Йортында узган брифингта хәбәр итте.

«Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында урамга чыгарга рөхсәт алу өчен булдырылган SMS-хәбәр сервисының эшли башлаган көннәрендә үк вакытны арттыруны сорап, мөрәҗәгатьләр килде», — диде Ләйлә Фазлыева.

Хәзерге вакытта пропуск нибары бер сәгатькә генә өйдән чыгу мөмкинчелеген бирә.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев