Татарстанда салкын тидереп авыручылар арту сәбәпле 12 сыйныф карантинга ябылган
Казанда һәм республиканың Минзәлә районында мәктәп укучылары өйдә белем ала.
Татарстанда салкын тидереп авыручылар арту аркасында 12 сыйныфны карантинга япканнар. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
ОРВИ аркасында Казанда – биш, республиканың Минзәлә районында биш сыйныф дистанцион белем алуга күчерелгән.
Укучыларның 20 проценттан артыгы ОРВИ йоктыру сәбәпле дәрескә килмәсә, тулы бер сыйныфны карантинга озаталар.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев