Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда һәр эшсезгә дүрттән артык вакансия туры килә

Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шул ук вакытта 16 октябрьгә республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә эшсез калган кешеләр сыйфатында 10 мең 638 кеше теркәлгән, бу сан узган атна белән чагыштырганда 95кә кимрәк. Регионда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләрнең гомуми саныннан 0,52 процент тәшкил итә.

«Эш бирүчеләр тарафыннан республиканың халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнарына белдерелгән хезмәткәрләргә ихтыяҗ 47 мең 942 вакансиягә тигез. Хисап атнасында эш бирүчеләр 3420 вакантлы эш урыны тәкъдим иттеләр», – дип аңлаттылар министрлыкта.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев