Аксубаево
  • Рус Тат
  • Татарстанда полицейскийлар браконьерларны тоткарлау буенча операция үткәргән

    Татарстанда полицейскийлар озак вакыт дәвамында законсыз ау белән шөгыльләнгән браконьерлар төркемен тоткарлау буенча махсус операция үткәргән.

    Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

    Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе хезмәткәрләре республиканың Тәтеш районындагы Монастырское авылыннан ике чакрым ераклыктагы урманда биш ир-атны тоткарлаган. Браконьерлар рөхсәтсез ике кабан дуңгызын аткан. Аучылар яхшы әзерләнгән булган – урында полицейскийлар өч автомобильгә һәм аларның салонында мылтыклар, аучы пычаклары, балталар һәм радиостанцияләргә юлыккан.

    Кабан дуңгызларын экспертизага озатканнар, ә ир-атларны кулга алганнар. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер тиешле лицензиядән башка аучылык белән шөгыльләнүчеләргә биш елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.
     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: