Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда пенсиянең уртача күләме 14641 сум тәшкил итә

Бүгенге көндә республикада 987 мең пенсионерның 58 меңе минималь пенсия ала.

Татарстанда картлык буенча пенсиянең уртача күләме 14641 сум тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры вазифаларын башкаручы Эльмира Зарипова Татарстан Хөкүмәт йортында узган матбугат конференциясендә әйтте.

«Пенсионерның төп кереме булып пенсия акчасы санала. Татарстанда 987 мең кеше картлык буенча пенсия ала, ә пенсиянең уртача күләме 14641 сум», — диде Эльмира Зарипова.

Министр шулай ук Татарстанда 2021 елда пенсиянең минималь күләме 8232 сум булачагын искә төшерде.

«Кемнең дә булса пенсиясе 8232 сумнан кимрәк исәпләнсә, өстәмә федераль түләүләр ярдәмендә акча шул күләмгә кадәр җиткерелә. Бүгенге көндә республикада 58 мең кешенең пенсиясе минималь күләмгә җитмәү сәбәпле уртача 1736 сум өстәмә акча түләнә», — дип аңлатты Эльмира Зарипова.

Министр сүзләренә караганда, соңгы алты елда Татарстанда хезмәткә яраклы яшьтән өлкәнрәк кешеләр саны 56 меңгә артып, 953 меңгә якынлашкан.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X