Аксубаево
  • Рус Тат
  • Татарстанда октябрьнең соңгы көннәре җылы булачак

    Шимбә көнне республикада 11 градуска кадәр җылылык көтелә, дип хәбәр итә синоптиклар.

    Татарстанда октябрьнең соңгы көннәре җылы булачак. 31 октябрьдә термометр баганалары 11 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

    Иртәгә Татарстанда җилле, аз болытлы һава көтелә. Сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә республикага көнбатыштан килгән антициклон йогынты ясаячак.

    Синоптикларның якынча фаразлары буенча, җомга һәм шимбә көннәрендә республика антициклонның көнбатыш перифериясендә урнашачак. Явым-төшемнәр элеккечә үк бик аз. Көндезге сәгатьләрдә термометр баганалары 6-11 градуска кадәр күтәреләчәк. 

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: