Татарстанда ноябрь башында карлы яңгыр явар һәм 6 градус җылы булыр дип фаразлана
Киләсе айның беренче көннәрендә һава температурасы +8 градустан күтәрелмәячәк
Якындагы көннәрдә Татарстанда яңгыр һәм җепшек кар яварга мөмкин. Һава температурасы +8 градустан күтәрелмәячәк. Якынча фаразлар турында Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Буген республика төньяк циклон атмосфера фронты йогынтысында булачак. Шуңа күрә Татарстан территориясендә явым-төшем көтелә, көндез һава температурасы +8 градус булачак.
Ноябрьнең беренче көнендә җепшек кар һәм яңгыр яварга мөмкин, атмосфера басымының артуы көтелә. Төнлә һава температурасы -1 градустан + 4 градуска кадәр, ә көндез +1…+6 градус булачак.
«Дүшәмбе, 2 ноябрьдә явым-төшем ихтималы аз. Һава температурасы төшәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы -4 градустан +1 градуска кадәр булуы көтелә. Көндез 0…+5 градуска кадәр җылытачак. Иртән республиканың көньяк районнарында урыны белән юеш кар һәм яңгыр яварга мөмкин», диелгән хәбәрдә.
3 һәм 4 ноябрьдә Татарстан янә антициклон йогынтысында булачак. Бераз явым-төшем булырга мөмкин. Төнлә һава температурасы -5…0 градус, ә көндез +1…+6 градус булачак.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Россиянең күпчелек өлешендә ноябрьнең җылы булуы көтелә.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев