Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда мәктәп ашханәләре пешекчеләренең хезмәт хакын арттыру планлаштырыла

Утырышта ашханә хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыру һәм аның ни дәрәҗәдә артачагы турында карар кабул ителгәне әйтелмәде.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республиканың гомуми белем бирү учреждениеләренең азык-төлек блогы хезмәткәрләренең хезмәт хакына йогынты ясарга уйлый. 

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет утырышында министрлыкның максатларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында ведомствоның балаларга өстәмә белем бирү бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Айгөл Кашапова сөйләде.

«Хәзерге вакытта бу мәсьәлә ведомствоның аерым контролендә тора», — диде докладчы.

Әлеге өлкә хезмәткәрләренең хезмәт хакын күтәрү мәсьәләсе РФ Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән башлангыч сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин иткәннән соң тагын да актуальләште. Пешекчеләргә йөкләмә сизелерлек үсте, ә аларның хезмәт хакы элеккечә калды.

Шул ук вакытта иҗтимагый совет утырышында мәктәп ашханәләрендә эшләүче пешекчеләрнең хезмәт хакын арттыру һәм аның ни дәрәҗәдә артачагы турында карар кабул ителгәне әйтелмәде.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев