Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда мәктәп ашаханәләрен прокуратура тикшерүе нәтиҗәләре билгеле

Күзәтчелек ведомствосы 300 гариза керткән, аларның күбесендә берничәшәр тәртип бозу очрагы бар.

ТР Прокуратурасы һәм Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре Татарстанның балалар бакчаларында һәм мәктәпләрендә туклануны оештыруны тикшерде.  «Татар-информ»га бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Хәзерге вакытта республикада ике меңгә якын мәктәпкәчә оешма һәм 1,4 мең мәктәп исәпләнә. Ел башыннан Татарстанда балалар күпләп агулануның бер генә очрагы да булмады. Шул ук вакытта күзәтчелек ведомстволары хезмәткәрләре балаларның туклануын оештыруда бик күп хокук бозуларны ачыклаган. Аларның күбесе санитар режимны үтәмәү, азык-төлекне саклау шартлары һәм сроклары белән бәйле.

Яңа Чишмә районының балалар бакчаларының берсендә Роспотребнадзор яраклылык вакыты чыккан сосискаларны ачыклаган, ә Югары Ослан районында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга яраклылык вакыты чыккан катык бирелгән.

Прокуратура шундый ук хокук бозуларны Казан, Чаллы, Түбән Кама, Алексеевск, Питрәч, Спас, Тукай һәм Аксубай районнарында теркәгән.

Еш кына башлангыч мәктәп укучылары һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар тиешле бушлай туклану алмый. Арча районында прокуратура берничә мәктәп һәм балалар бакчасы җитәкчелегеннән балаларны кайнар ризык белән тәэмин итүне таләп иткән.

Моннан тыш, прокуратура сатып алулар өлкәсендә контракт системасын бозу очракларын ачыклаган. Еш кына төзелгән контрактлар турындагы мәгълүмат реестрга кертелми. Прокуратура мондый хокук бозуларны Казанның дүрт балалар бакчасында ачыклаган.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, прокуратура 300 тирәсе гариза керткән һәм санитар-эпидемиологик нормаларны бозу буенча 44 административ эш кузгаткан 

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X