Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда Лилия исемле тавышлы ярдәмче аша счетчик күрсәткечен тапшырып була

Газ, су, җылылык һәм электр счетчигы күрсәткечләрен Telegram мессенджеры һәм «ВКонтакте» социаль челтәре аша тапшырып була.

Татарстанда хәзер Telegram мессенджеры, «ВКонтакте» социаль челтәре һәм Лилия исемле тавышлы ярдәмче аша счетчик күрсәткечләрен тапшырып була.

«Берьюлы берничә форматта — Telegram мессенджеры, „ВКонтакте“ социаль челтәрдә ясадык. Бу халык үзенә уңайлысын сайлап алсын өчен эшләнде», — диде Татарстанда ясалма интеллект технологияләре буенча тулы вәкаләтле вәкил Булат Җамалиев.

Telegram аша күрсәткечләрне тапшыру өчен ID буенча ботны табарга, «Начать» төймәсенә басарга һәм хисап счеты номерын, фамилияне, фатир номерын әйтергә кирәк. Telegram-бот торак-коммуналь хезмәтләр (су, электр, җылылык), шулай ук газ җиһазлары күрсәткечләрен дә кабул итә. «ВКонтакте» социаль челтәрендәге чат-бот та шулай ук эшли.

Лилия исемле тавышлы ярдәмче белән элемтәгә керү өчен 8 (843) 207-01-03 номерына шалтыратырга кирәк. Ул сезнең турында мәгълүмат сорый һәм счетчик күрсәткечен язып ала.

Мессенджер, социаль челтәр һәм тавышлы ярдәмче аша счетчик күрсәткечләрен тапшыру инструкциясе Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы сайтында чыкты.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X