Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда көзге сайлауларга 43 участокта электрон урналар куелачак

Электрон җайланмалар сайлаулар процессын тизләтергә һәм тавышларны санаганда хата ясамаска мөмкинлек бирә.

 Татарстанда бердәм тавыш бирү көнендә 43 сайлау участогы сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплекслары белән җиһазландырылачак. Карар ТР Үзәк сайлау комиссиясе утырышында кабул ителде.

«Сайлау участокларында сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплекслары булу тавыш бирү процедурасын тизләтергә һәм бюллетеньнәрне санаганда кеше факторын булдырмаска мөмкинлек бирәчәк. Техник чараларны куллану процессның үтә күренмәлелеген һәм оперативлыгын гына түгел, катлаулы эпидемиологик вазгыять шартларында өстәмә куркынычсызлык чаралары да бирә», — диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Комплексларның күбесен (18 данә) Казандагы тавыш бирү участокларында урнаштырачаклар. Шулай ук Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән, Бөгелмә, Алабуга, Лениногорск һәм Чистайда сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплекслары куелган пунктлар ачылачак.

Сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексы — сканер ярдәмендә бюллетеньдәге мәгълүматны укый һәм тавышларны саный торган электрон җайланма ул. Шул ук вакытта комплекс тутырылмаган яки бозылган бюллетеньне автоматик рәвештә сайлап ала, шулай ук система бер үк вакытта берничә битне тартмага салырга маташуны туктата.

Татарстанда сайлаулар 2020 елның 11-13 сентябрендә узачак. Бу көнне татарстанлыларга ТР Президентын, муниципаль хакимият органнары депутатларын, шулай ук РФ Дәүләт Думасы һәм ике сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатларын сайларга туры киләчәк.

Чыганак: tatar-inform.tatar

фото "Татар-информ" архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X