Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда Кызыл китапка кертелгән агулы тарантул табылган

Көньяк рус тарантулы гадәттә ярымчүл, дала һәм урман-дала зоналарында очрый.

Татарстанның Баулы районында көньяк рус тарантулы табылган, аны «дала үрмәкүче» дип тә атыйлар.

Татарстанның Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ул үрмәкүч-бүреләр гаиләсенә керә, һәм Татарстанның Кызыл китабында теркәлгән. Ул бик сирәк очрый.

Көньяк рус тарантулы гадәттә ярымчүл, дала һәм урман-дала зоналарында очрый. Республика территориясендә ул Чистай, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән, Югары Ослан һәм Буа районнарында яшәргә мөмкин.1995-2004 елларда үрмәкүч Алабуга районының Танай елгасы буендагы болыннарында һәм Тукай районында Кама елгасы буенда табыла.

Тарантул өч тапкыр Тәтеш районында, бер тапкыр Әгерҗе, Актаныш, Балтач, Яшел Үзән, Алабуга, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Балык Бистәсе районнарында очраган. Соңгы елларда Казан дәүләт университеты зоостанциясе янында Зөя елгасы тамагында, шулай ук Иделнең сул як ярында, Лаеш, Кайбыч һәм Чүпрәле районнарында табылган.

Тарантул — агулы бөҗәк. Ул тешләгән урын бик авырта һәм кабарып чыгарга мөмкин, диелә бу хәбәрдә.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев