Аксубаево
  • Рус Тат
  • Татарстанда кышкы юлларда бозлавыкка каршы материаллар белән 52 база әзерләнгән

    Бозлавыкка каршы 395 мең тонна ком-тоз катнашмасы (20 проценты — тоз), 79 мең тонна техник тоз (су-тоз эремәләрен әзерләү өчен) әзерләнгән.

    Татарстанда автомобиль юлларында кыш көне куркынычсызлыкны тәэмин итәр өчен, бозлавыкка каршы материаллар белән 52 база әзерләнгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов әйтте.

    Бозлавыкка каршы 395 мең тонна ком-тоз катнашмасы (20 проценты — тоз), 79 мең тонна техник тоз (су-тоз эремәләрен әзерләү өчен) әзерләнгән.

    Бураннарда салкыннарда кереп җылыну өчен 67 стоянка, эшчеләр һәм техника йөртүчеләрнең дежурлыгы һәм ялы өчен 59 бина хәстәрләнгән.

    «ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында тәүлеклек оператив хезмәт эшли. 291-91-91 номеры буенча шалтыратып, Татарстанның транспорт комплексы торышы турында мәгълүмат кабул ителә. Нинди хәл булмасын юлда, буранмы, башкасымы — килеп җитәчәкләр», — диде министр.

     

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: