Татарстанда коронавирустан тагын ике үлем очрагы теркәлгән
Үлемнең сәбәбе мәеткә патолого-анатомик экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә ачыкланган
Татарстанда коронавирустан тагын ике үлем очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Ике очракта да үлемнең сәбәбе мәеткә патолого-анатомик экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә ачыкланган», — диелә хәбәрдә.
27 июльдә 1953 елгы Казан кешесен, яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруда шикләнеп, Республика клиник хастаханәсе базасындагы йогышлы авырулар госпиталенә китергәннәр. Йөрәк-кан тамырлары системасында җитди өзлегүләр барлыкка килү фонында пациентның хәле начарайган, аны үпкәне ясалма җилләндерү — ИВЛ-аппаратына тоташтырганнар. 28 июльдә авыруның йөрәге тибүдән туктаган.
14 июльдә Урыссу Үзәк район хастаханәсенә 1945 елны ир-атны китергәннәр. Ул ике яклы пневмония һәм йөрәк ишемия авыруының кискен формасыннан интеккән. Тикшергәннән соң аңа «яңа коронавирус инфекциясе» дигән диагноз куйганнар. 20 июльдә пациент үлгән.
Чыганак :tatar-inform.tatar
фото архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев