Аксубаево
  • Рус Тат
  • Татарстанда коронавирустан тагын дүрт кеше үлгән

    Бу кешеләрнең үлеме сәбәбе патологоанатомик экспертиза вакытында ачыкланган.

    Татарстанда коронавирустан тагын дүрт үлем очрагын теркәгәннәр. Бу турыда республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

    Татарстанда 1937, 1957, 1965 елда туган хатын-кызлар һәм 1976 елда туган ир-ат вирус корбаны булган.

    Республикада яшәүчеләрнең үлем сәбәбен патологоанатомик экспертиза нәтиҗәләре буенча ачыклаганнар.

    «Вирус идентификацияләнгән», — диделәр министрлык матбугат хезмәтендә.

    Пандемия башланганнан бирле республикада коронавирус инфекциясеннән барлыгы 174 кеше үлгән.

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: