Татарстанда коронавирустан тагын өч хатын-кыз вафат булды
Пандемия башланганнан бирле республикада 210 кеше вирус корбаны булган.
Татарстанда өч хатын-кыз коронавирус инфекциясе корбаны булды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Covid-19 инфекциясе аркасында 1957, 1946 һәм 1936 елларда туган хатын-кызлар вафат булган.
«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Пандемия башланганнан бирле 210 кеше вирус корбаны булган.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев