Аксубаево
  • Рус Тат
  • Татарстанда коронавирустан тагын биш кеше үлгән

    Ике хатын-кыз һәм өч ир-ат ковид корбаны булган.

    Татарстанда тагын биш кеше коронавирус корбаны булган.

    «Татарстанда коронавирус инфекциясеннән биш үлем очрагы теркәлгән. 1937 һәм 1956 елда туган хатын-кызлар, 1940,1943 һәм 1949 елларда туган ир-атлар ковид корбаны булган», диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

    Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. SARS-CoV-2 вирус идентификацияләнгән.

    Республикада коронавирустан барлыгы 328 кеше үлгән.

     

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: