Татарстанда коронавирустан тагын бер кеше үлде
Хатын-кызның үлеме сәбәбен патолого-анатомик экспертиза раслаган.
Татарстанда 1962 елда туган хатын-кыз республикада коронавирус инфекциясенең 132нче корбаны булды. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Пациентны госпитальгә Covid-19 диагнозы белән китергәннәр. Хроник авырулары кискенләшеп, аның хәле катлауланган.
«Үлемнең сәбәбе патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев