Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны йөздән артып китте

Республикада коронавирус инфекциясеннән тагын өч үлем очрагы теркәлде.

Татарстанда тагын өч кеше яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе корбаны булган. Шулай итеп 19 октябрьгә Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 101 кешегә җитте. Бу хакта республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын өч үлем очрагы теркәлде», - дип искәрттеләр министрлыкта.

1957 елда туган ир-атны яңа коронавирус инфекциясе нәтиҗәсендә барлыкка килгән пневмония диагнозы белән хастаханәгә китерәләр. Аның хәле йөрәк-кан тамырлары авырулары кискенләшү фонында тагын да катлаулана.

Пневмония диагнозы куелган 1952 елгы хатын-кызны йогышлы авырулар госпиталенә алып киләләр. Пациентның йөрәк-кан системасына бәйле хроник авырулары була.

Пневмония диагнозы куелган 1980 елгы тагын бер ир-атны хастаханәгә китерәләр. Аның хәле хроник авырулар кискенләшү фонында тагын да катлаулана.

Барлык очракларда да вирус идентификацияләнгән, дип искәрттеләр ведомствода.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X