Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 76 булды

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясе белән авыруның 25 очрагы теркәлгән.

Татарстанда яшәүче тагын ике хатын-кыз Covid-19 авыруыннан вафат булды. Шулай итеп, республикада инфекция корбаннарының саны 76га җитте. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Вафат булучыларны берсе — 1948 елда туган хатын-кыз. Аны Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенә «хастаханәдән тыш ике яклы полисегментар пневмония» диагнозы белән китерәләр. Пациентның җитди хроник авырулары булуы ачыкланган.

«Анда коронавирус инфекциясе лаборатор тикшерү нәтиҗәсендә расланган», — дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.

Икенчесе — 1946 елда Саба районында туган хатын-кыз. Ул Казанның 2нче клиник хастаханәсенә ике яклы пневмония белән салынган. Пациентның хәлен хроник авыруларының кискенләшүе катлауландырган. Үлемнең сәбәпләрен шулай ук патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәләре буенча ачыклаганнар.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев