Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирусның 28 очрагы теркәлгән, ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан

Инфекция йоктыручыларның күбесе Казанга туры килә – 13 кеше.

Татарстанда коронавирус инфекциясенең 28 яңа очрагы ачыкланган, ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан. Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штаб Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә шул хакта хәбәр итә.

«7 кеше хастаханәгә озатылган, 21е өендә дәвалана», - диелә хәбәрдә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь (10 кеше) һәм 60-70 яшь (8 кеше) аралыгында теркәлгән. 70-80 яшь аралыгында һәм 90 яшьтән өлкәнрәкләр категориясендә берәр кеше ачыкланган.

Инфекция йоктыручыларның күбесе Казанга (13 кеше), ә районнар буенча Сабага (дүрт кеше) туры килә.

Эпидемия башланган алып республикада коронавирус инфекциясенең 6481 очрагы теркәлгән, 5297 кеше (шуларның 39ы – узган тәүлектә) терелгән.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев