Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирусның 26 яңа очрагы ачыкланган, шуларның берсе читтән кертелгән

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 7256 очрагы теркәлгән, 6113 кеше (шуларның 21е – узган тәүлектә) терелгән

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 26 яңа очрагы ачыкланган, бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Аларның барысы да өендә дәвалана», - дип искәрттеләр ведомствода.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь (11 кеше) аралыгында теркәлгән.

26 очракның уникесе Казанга туры килә. Районнар арасында әлеге күрсәткеч буенча Буа (дүрт очрак), Яшел Үзән (өч) һәм Апас (ике) әйдәп бара. Кайбыч, Питрәч, Теләче, Бөгелмә һәм Биектау районнарында берәр очрак ачыкланган.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 7256 очрагы теркәлгән, 6113 кеше (шуларның 21е – узган тәүлектә) терелгән. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

фото Михаил Захаров 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев