Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирусның 23 яңа очрагы ачыкланган, шуларның берсе читтән кертелгән

Биш кеше хастаханәгә озатылган, калганнары өендә дәвалана.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 23 яңа очрагы ачыкланган, бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«5 кеше хастаханәгә озатылган, 18 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь (җиде кеше) аралыгында теркәлгән.

23 очракның ундүрте Казанга туры килә. Әлмәт районында — өч, Биектау районында ике кеше инфекция эләктергән. Югары Ослан, Яшел Үзән, Кукмара һәм Лаеш районнарында берәр очрак ачыкланган.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 7183 очрагы теркәлгән, 6054 кеше (шуларның алтысы — узган тәүлектә) терелгән.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X