Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирусның 22 яңа очрагы ачыкланган, шуларның берсе читтән кертелгән

Ике кеше хастаханәгә озатылган, калганнары өендә дәвалана.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 22 яңа очрагы ачыкланган, бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ике кеше хастаханәгә озатылган, 20 кеше өендә дәвалана», - дип искәрттеләр министрлыкта.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь (12 кеше) аралыгында теркәлгән. Шул ук вакытта, коронавирус белән авырып китүчеләрнең берсе балигъ булмаган бала, 80 яшьтән өлкәнрәк бер кеше дә юк.

22 очракның уникесе Казанга туры килә. Районнар арасында әлеге күрсәткеч буенча Яшел Үзән һәм Лаеш (икешәр очрак) әйдәп бара.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 7205 очрагы теркәлгән, 6065 кеше (шуларның унбере – узган тәүлектә) терелгән.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X