Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирусның 22 яңа очрагы ачыкланган

Пандемия башланганнан бирле республикада коронавирус инфекциясе йоктыруның 6880 очрагы ачыкланган.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 22 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Узган тәүлектә республикада коронавирус инфекциясенең 22 яңа очрагы ачыкланган. Шулай итеп, Татарстанда барлыгы 6880 очрак теркәлде», — диде ул.

Любовь Авдонина сүзләренчә, тәүлек эчендә коронавируска 4140 ПЦР-тест уздырылган. Авыру кешеләр белән контактта булган 741 гражданин - табиблар күзәтүендә.

Татарстан Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков узган тәүлектә республикада коронавирустан 11 кеше дәваланып беткәнен дә өстәде. 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев