Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирусның 16 яңа очрагы расланган, барысы да читтән кертелгән

Барлык пациентлар медицина күзәтүендә, шул исәптән 6 кеше өйдә.

Татарстанда Covid-19 коронавирус йогышының 16 яңа очрагы теркәлгән, алар барысы да республикага чит илләрдән кайткан кешеләрдә ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Төркиядән, Франциядән, Мәскәүдән, Мәскәү өлкәсеннән, Израильдән, Доминикана Республикасыннан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән кайткан кешеләр хастаханәгә урнаштырылды. 11 кешедә авыру симптомсыз яки җиңел формада уза, аларның хәле канәгатьләнерлек булып килә. 5 кешенең хәле уртача авырлыкта», - диде Галимова.

Барлык пациентлар медицина күзәтүендә, шул исәптән 6 кеше өйдә. Бу кешеләрнең барлык контактлары Роспотребнадзор һәм республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан ачыкланган. 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X