Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирус йоктыруның 43 яңа очрагы ачыкланган

Covid-19 белән авыручыларның барысы да диярлек чирне республика территориясендә йоктырган

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 43 яңа очрагы ачыкланган. Бер кешедән кала, барлык кешеләр дә авыруны контактлы юл белән йоктырган. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ике кеше хастаханәдә, 41 кеше өйләрендә дәвалана», — диделәр ведомствода.

30 яшьтән алып 50 яшькә кадәрге төркемгә керүчеләр арасында 15 кеше авырый. 50 яшьтән 60 яшькә кадәрге төркемдә дә 11 кешенең чир йоктыруы ачыкланган. Коронавирус йоктыручылар арасында балигъ булмаган балалар һәм 80 яшьтән өлкәнрәк кешеләр юк.

Иң күп авыручылар Казанда теркәлгән, анда 23 кеше COVID-19 йоктырган. Башка муниципалитетлар арасында бу күрсәткеч буенча Югары Ослан (5 кеше авырый) һәм Яшел Үзән (4 кеше) районнары, шулай ук Чаллы шәһәре (3 кеше) лидерлар рәтендә.

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе башланганнан алып 8417 кеше авырган. 7486 кеше (узган тәүлектә — 47) терелгән. 

Источник:  tatar-inform.tatar

Фото: архив/Владимир Васильев 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев