Татарстанда коронавирус йоктыруның 40 яңа очрагы теркәлгән
Татарстанда вазгыять стабиль булуга карамастан, коронавирус йоктыру мөмкинлеге саклана.
Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның 40 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы — Татарстанның баш санитар табибы Марина Патяшина әйтте.
«Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 40 яңа очрагы ачыкланган. Татарстанда барлыгы коронавирус инфекциясенең 4595 очрагы теркәлде», — ди Патяшина.
1330 кеше изоляция режимында, алар авырулар белән элемтәгә кергән яки авыру булуга шикле кешеләр.
«Татарстанда вазгыять стабиль булуга карамастан, коронавирус йоктыру мөмкинлеге саклана», — дип өстәде Патяшина.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев