Татарстанда коронавирус йоктыруның 38 яңа очрагы ачыкланган
Узган тәүлектә авырудан 37 кеше терелгән.
Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 38 яңа очрагы ачыкланган. Алар барысы да авыру кешеләр белән аралашкан. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
13 кеше хастаханәдә, 25 кеше өйдә дәвалана.
Иң күп авыручылар, 21 кеше Казанда теркәлгән. Чаллыда һәм Нурлат районында дүртәр, Биектау, Яшел Үзән һәм Лаеш районнарында икешәр яңа очрак ачыкланган. Арча, Кама Тамагы һәм Чистай районнарында берәр яңа очрак теркәлгән.
Республикада пандемия башланганнан алып, коронавирус белән авыручы 4711 кеше ачыкланган. Шул вакыттан бирле 3547 кеше, ә узган тәүлектә 37 кеше терелгән.
1147 пациент дәвалануын дәвам итә.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев