Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын ике үлем очрагы теркәлгән

30 ноябрь иртәсенә республикада коронавирус инфекциясеннән вафат булучылар саны 136 кешегә җиткән.

Татарстанда тагын ике кеше яңа коронавирус инфекциясеннән үлгән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

1948 елгы ир-атны хастаханәгә «яңа коронавирус инфекциясе» диагнозы белән китергәннәр. Йөрәк-кан тамырлары авырулары көчәю фонында аның хәле тагын да начарайган.

1927 елгы хатын-кызны «пневмония» диагнозы белән хастаханәгә озатканнар. Ул җитди хроник авырулардан интеккән.

Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә расланган. Вирус идентификацияләнгән, диелә хәбәрдә.

30 ноябрь иртәсенә республикада коронавирус инфекциясеннән вафат булучылар саны 136 кешегә җиткән.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев