Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирус инфекциясенең 55 яңа очрагы ачыкланды

Татарстан халкы арасында авыручыларның күбесе 30дан 50 яшькә кадәргеләр - алар 25 кеше

Татарстанда тагын 55 кешенең яңа коронавирус инфекциясе белән авырганлыгы ачыкланган, аларның икесе авыруны республикадан читтә йоктырган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Биш кеше хастаханәгә салынган, иллесе өйдә дәвалана», — диелә хәбәрдә.

Татарстан халкы арасында авыручыларның күбесе 30дан 50 яшькә кадәргеләр — алар 25 кеше. 32 очрак Казанга, дүртесе Чаллыга туры килә. Районнар арасында иң күп очрак Нурлатта — җиде, аннан Буа, Лаеш һәм Балык Бистәсе районнарында — икешәр, Әлмәт, Югары Ослан, Алабуга, Лениногорск, Яңа Чишмә һәм Тукай районнарында берәр кеше булуы ачыкланган.

Коронавирус тарала башлаганнан бирле республикада Covid-19 инфекциясенең 8 мең 97очрагы ачыкланган. 6,9 меңнән артык кеше терелгән, шуларның 24е — соңгы тәүлек эчендә. 

Источник: tatar-inform.tatar

Фото: "Татар-информ" архивы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев