Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыруның 25 яңа очрагы ачыкланган

Бер атнада яңа авырулар саны 0,4 процентка кадәр кимегән.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыруның 25 яңа очрагы ачыкланган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Узган тәүлектә Татарстанда яңа коронавиурс инфекциясен йоктыруның 25 очрагы теркәлгән. Бүгенгә коронавирус йоктыручылар саны 6974 кеше тәшкил итә», — дип сөйләде Любовь Авдонина.

Аның сүзләренчә, узган атнада яңа авыру очраклары арту 0,4 процент тәшкил иткән, узган атнада 0,5 процент булган. Авыручылар структурасында үзгәрешләр юк. Балалар элеккечә 4,6 процент, 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр 16,6 процент тәшкил итә

«Татарстан Россия субъектлары арасында 83нче урында, Идел буе округлары төбәкләре арасында 14нче урында», — диде Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X