Аксубаево
  • Рус Тат
  • Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 31 яңа очрагы ачыкланган

    Авырулар саны буенча республика Россия төбәкләре арасында 81нче урынны били

    Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 31 яңа очрагы ачыкланган. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

    «100 мең кешедән чыгып исәпләгәндә, күрсәткеч 144,7гә тигез. Авырулар саны буенча республика Россия субъектлары рейтингында — 81, Идел буе федераль округы субъектлары арасында исә соңгы, 14нче урынны били», — диде ул.

    Бер атна дәвамында үсеш темпы 0,6 процент тәшкил итә, ул инде өч атна шул дәрәҗәдә саклана, дип өстәде Авдонина.

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: