Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктырган унынчы кеше вафат булды

Узган тәүлектә Татарстанда 75 яңа коронавирус очрагы ачыкланган, шул ук вакытта 246сы сәламәтләнгән.

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктырган унынчы кеше вафат булды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Казанда 1963 елда туган кеше вафат булды. Ул 13 майдан дәваланган. Анда яңа коронавирус инфекциясенең авыр формасы булган», — диде Галимова.

Аның сүзләренә караганда, ир-атның хроник авырулары да булган, шул исәптән: көчле миелобласт лейкозы, авыр дәрәҗә тромбоцитопия, йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш җитмәү. Диагноз экспертиза белән расланган.

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 белән зарарлануның 75 яңа очрагы ачыкланган. Казанда-24, Чаллыда - 23. Татарстанда коронавирус диагностикасы башланганнан бирле 2621 кешедә авыру ачыкланган. 1698 кеше дәваланган.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев