Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктырган кешеләр саны алты меңгә җиткән

Соңгы тәүлектә республикада коронавирус инфекциясенең 30 яңа очрагы ачыкланган.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 30 яңа очрагы ачыкланган. ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган брифингта шулай дип белдерде.

«Узган тәүлектә республикада коронавирусның 30 яңа очрагы теркәлде. Шул рәвешле, Татарстанда әлеге инфекцияне йоктырган кешеләр саны 6 018 булды», - дип хәбәр итте спикер.

Авдонина сүзләренчә, Татарстанда 915 кеше табиблар күзәтүендә кала.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков республикада соңгы тәүлектә коронавирус белән авырган 36 кешенең терелүен әйтте.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев