Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда корбан чалу урыннары билгеләнде

Корбан бәйрәме ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләп үтелә – быел әлеге бәйрәм 2022 елның 9 июленә туры килә.

Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң башланып китәчәк һәм махсус корбан чалу урыннарында өч көн дәвам итәчәк. Казанда 17 мәйданчыкта корбан чалыначак. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Корбан чалу мәйданнары исемлеген сылтама аша карап була.

Татарстан Республикасының Казыйлар шурасы һәм Голамәләр шурасының бердәм карары белән нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 32 000 сумны тәшкил итә. Корбан нисабының күләме 595 грамм көмеш бәясенә тиң. Шул рәвешле, мөселман кешесенең артык 32 000 сум акчасы булганда, аның өчен корбан чалу мәҗбүри санала.

Мәчетләрдә бәйрәм намазлары, шулай ук корбан чалу гамәлләре коронавирус инфекциясе таралуны булдырмый калу чараларын күреп үткәреләчәк.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев