Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда Корбан бәйрәменең нәтиҗәләре билгеле булды

Республикада барлыгы 15 243 баш малны корбанга чалганнар.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Корбан бәйрәменә нәтиҗәләр ясады. 2021 елда Татарстанда, мөхтәсибәтләрдә һәм Казанда оештырылган корбан чалу урыннарында һәм нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан чалынган корбаннарын исәпкә алып, барлыгы 15 243 баш мал корбан ителде.

Шәкертләргә һәм өлкәннәргә, инвалидлар һәм йортсызларга, ятимнәр һәм ялгыз аналарга, күпбалалы һәм аз керемле гаиләләргә — милләтенә һәм диненә карамастан, корбан итләре тапшырылды, дип хәбәр ителә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәсми сайтында.

Быел корбан чалу өчен 51 мәйданчык, шул исәптән Казанда 16 мәйданчык оештырылган. Нәзарәтнең корбан чалу урыннарында барлык корбанлыклар санитария тикшерүен һәм ветеринария күзәтчелеген үткән. Корбан бәйрәме көннәрендә калдыкларны үтилләштерү тәэмин ителгән.

«Татарстанда махсус оештырылган 51 урындагыны, Казанны да кертеп, барлыгы 13 417 мал чалынды, аларның 44 — мөгезле эре терлек. Казанның үзендә 16 корбан чалу урынында 5883 баш хайван корбанга чалынды», — диелгән хәбәрдә.

Иң күп корбан Әлмәт мөхтәсибәтендә (1550 баш) чалынган. Аннары Чаллы (1520 баш), Питрәч (750 баш), шулай ук Яшел Үзән (550 баш) мөхтәсибәтләре килә. Казанда иң күп мал чалган урыннар булып «Казан нуры» (2000 сарык), «Мәрҗани» (600 сарык) һәм «Сөләйман» (550 сарык) мәчетләре тора.

Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды махсус «Мохтаҗларны ашат» акциясе кысаларында иганәчеләр ярдәмендә халыкның мохтаҗ катламнарына тарату өчен өстәп тагын 1826 сарык чала.

Шул рәвешле, Казанның аз керемле 2542  гаиләсе һәм социаль хезмәтләр күрсәтә торган 13 оешмасы 27,4 тонна корбан ите белән тәэмин ителде, диелә хәбәрдә.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев