Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда киләсе биш ел эчендә торак төзелү арттырылачак

2019 елдан 2024 елга кадәр республикада 17 млн квадрат метрдан артык торак төзеләчәк.

 

 “Торак” федераль проекты кысаларында биш ел эчендә Татарстанда 17 млн квадрат метрдан артык, шул исәптән 2019 елда – 2,4 млн квадрат метр торак файдалануга тапшырылачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

“Татарстан дүрт федераль проектны – “Торак”, “Ипотека”, “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” һәм “Яшәү өчен яраксыз торак фондын тотрыклы киметүне тәэмин итү” – тормышка ашыруда катнаша. 2019 елда 2 млн 425 мең квадрат метр торак сафка бастырылачак. Бүгенге көндә 1 млн 574 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу планның 64,9 процентын тәшкил итә”, – диде министр.

“Торак” федераль проекты кысаларында торак тапшыру буенча китерелгән планнар Татарстан территориясендә 2019-2024 елларда тормышка ашырылачак.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, соңгы биш елда (2014 елдан 2018 елга кадәр) республикада 12 млн квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Димәк, башланган бишьеллыкта 5 млн квадрат метрга күбрәк торак төзеләчәк.

Ирек Фәйзуллин Татарстанда 2020-2021 елларда 50 яңа балалар бакчасы төзеләчәген билгеләп үтте. Быел 1 сентябрьгә 29 балалар бакчасы файдалануга тапшырылачак. Шулай ук 2019 елда 16 мәктәп һәм гомуми сыйдырышлыгы 14 мең 15 урын булган мәктәпләргә янкорма төзү эшләре алып барыла. 2 сентябрьгә кадәр сигез объектны файдалануга тапшыру планлаштырыла.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев