Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда киләсе атнада һава торышы яхшырыр дип көтелә

Синоптикларның алдан фаразлавынча, дүшәмбедән һава торышы яхшыра: аз гына явым-төшем булуы ихтимал, термометр баганасы төнлә 2-7 градус җылылыкны күрсәтсә, көндез җылылык 7-12 градус.

Атна ахырына кадәр Татарстанда яңгырлар һәм көчле җил көтелә. Синоптиклар киләсе атнадан һава торышы яхшыра дип фаразлый.

«Региондагы һава торышын көнбатыш циклон һәм аның атмосфера фронтлары билгели», — дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы алдарак язганча, җомга көнне Татарстанда яңгырлар һәм көчле җил көтелә. Шимбә һәм якшәмбедә дә әллә ни зур үзгәрешләр булмый. 25, 26 сентябрьдә яңгырлар саклана, аеруча көчле яңгыр шимбә көнне төнлә һәм иртән явачак.

Температура төнлә +4..+9 градус җылы, көндез исә шимбә көнне +8..+13, якшәмбе +10..+15 градус җылы булачак.

Синоптиклар фаразлавынча, дүшәмбедән һава торышы яхшыра: аз гына явым-төшем булуы ихтимал, термометр баганасы төнлә +2..+7 градус җылы, көндез +7..+12 градус җылы күрсәтәчәк.

18-29 сентябрьдә явым-төшем ихтималы аз, төнлә һава температурасы 0..+3 градус җылы, көндез +7..+12 градуска кадәр җылыта. Урыны белән кырау төшүе ихтимал.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев