Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда көчле җил һәм буран булу сәбәпле кисәтү игълан ителде

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте начар һава шартлары вакытында үтәргә тиешле кагыйдәләрне искә төшерә.

Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде. Бүген кич, шулай ук 30 ноябрьдә, төнлә һәм көндез республика территориясендә көчле җил көтелә. Моннан тыш, урыны белән кар һәм яңгыр, кайбер районнарда көчле буран, юлларда бозлавык һәм томан көтелә.

Шул сәбәпле, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте начар һава шартлары вакытында үтәргә тиешле кагыйдәләрне искә төшерә.

Көчле җил вакытында урамда калсагыз, реклама щитлары, элмә такталар, юл билгеләре электртапшыру чыбыкларыннан ерак торыгыз. Автомобильләрне зур агачлар янында калдырмагыз. Йортта тәрәзәләрне һәм ишекләрне ныклап ябыгыз.

Юлларда бозлавык булганда, кинәт тормозга басудан качу өчен машиналар арасындагы дистанцияне саклагыз. Тизлекне салмак кына киметегез. Мөмкин булса, ерак юлга чыгуны кичектерегез.

Җәяүлеләргә шулай ук урамда сак булырга кирәк: автомобиль каршыннан юл аша йөгереп чыкмагыз, машиналар агымына гына каршы хәрәкәт итегез.

Сез табигатьтә булганда томан төшсә, урманда югалмас өчен чара күрегез. Автомобильдә барганда икенче полосага күчүдән, узып китүдән, шулай ук куркыныч маневрлардан тыелыгыз.

Бәлага очраган очракта 112 номерына ашыгыч хезмәткә мөрәҗәгать итегез.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе начар һава шартларында автомобильчеләргә юлда йөрү кагыйдәләрен катгый рәвештә үтәргә кирәклеген искәртә. Торак пунктлардан читкә сәфәрләрне кичектерергә кирәк. Юлларда имин тизлек сакларга, полосадан күчүдән һәм кинәт туктаудан качарга кирәк.

Сәфәргә чыгу алдыннан автомобильне техник яктан тикшереп чыгарга, шулай ук запаска җылы әйберләр алырга кирәк. Балаларны автомобильдә махсус утыргычта гына йөртергә. Җәяүлеләргә дә юлларда сак йөрергә кирәк. Юл аша рөхсәт ителгән урында гына чыгарга, яктылык кайтаргыч элементлар булган киемнәр кияргә киңәш ителә.

Чыганак: tatar-inform.tatar/news

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X