Татарстанда көчле җил һәм 15 градус җылылык көтелә
Алдагы көннәрдә төнлә белән температураның түбәнәюе дәвам итәчәк.
5 сентябрьдә, Татарстанда һава торышының бозылуы фаразлана.
Республикада аязучан болытлы һава саклана. Урыны белән, шул исәптән Казанда да, яңгыр явуы көтелә. Көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин. Бу хакта Татарстан Республикасының Гидрометеорология үзәге кисәтә.
Синоптиклар әйтүенчә, төнлә белән температура 3-8 градустан артмаячак. Көндез исә һаваны температурасы 10-15 градус җылы булачак.
Алдарак «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Татарстан Республикасы гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда киләсе атнадан республикада кыраулар төшү ихтималы турында язган иде. Бу ялларда Казанда температура климат нормаларыннан түбәнрәк булачак.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев