Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда көчле җил чыгу сәбәпле, давыл кисәтүе игълан ителде

Бәла-каза булган очракта экстрен хезмәтләрне чакыру өчен 112 номерына шалтыратырга кирәк.

Бүген, 4 майда, көндез һәм кич Татарстанда 15-27 метр тизлектә көчле җил көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.  

Көчле җил булганда өйдә калырга, ишек һәм тәрәзәләрне ныклап ябарга киңәш ителә.

Әгәр урамда калгансыз икән, көчле җил вакытында зыян китерергә мөмкин булган объектлардан: реклама такталарыннан, юл билгеләреннән читтәрәк торырга кирәк.

Машиналарны зур агачлар янында калдырмагыз.

Бәла-каза булган очракта 112 номерына шалтыратып махсус хезмәтләр чакырырга була. 

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев