Аксубаево
  • Рус Тат
  • Татарстанда изоляция вакытында өйдә көч куллану белән бәйле җинаятьләр саны артмаган

    Республикада гаиләдә һәм көнкүрештә көчләүне профилактикалау белән «Мәрхәмәт — Милосердие» берләшмәсе шөгыльләнә.

    Бүгенге көндә Татарстанда гаиләләрдә рәхимсезлек белән бәйле җинаятьләрнең артуы теркәлмәгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары — полиция башлыгы Алексей Соколов хәбәр итте.

    «Татарстанда гаиләдә көчләү, көнкүрештә уңайсызлыклар һәм конфликтларны профилактикалау мәсьәләләре белән „Хатын-кыз игътибары“ телефон элемтәсе эшләвен дәвам итә. Ата-ана тарафыннан балаларны тәрбияләү һәм карау бурычларын тиешенчә үтәмәгән һәм гаилә әгъзаларының тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаган очрак турында хәбәр итәргә мөмкин», — диде Соколов.

    Проектны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова җитәкчелегендәге Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары берләшмәсе оештыра.

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: