Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда Ислам буенча финанс белеменә багышланган email-курслар игълан ителә

Уку түләүсез. Ай дәвамында һәр сишәмбе һәм җомга саен курста катнашучылар лекцияләр һәм гамәли биремнәр белән тематик хатлар алачак.

Татарстан Республикасы инвестицион үсеш агентлыгы һәм Россия ислам институты 5 февральдән башланып китәчәк яңартылган «Ислам буенча финанс белеме 3.0» email-курслары ачылачагы хакында хәбәр итә, дип яза ТР Диния нәзарәте.

Курс кысаларында шәхси финанс планлаштыру нигезләре, традицион финансларның партнерлыклардан аермалары, ислам бизнесы этикасы нигезендә финансларны грамоталы алып бару һәм инвестицияләү серләре,; Ислам бизнес этикасы нигезендә рөхсәт ителгән актуаль финанс инструментлары, хәләл бизнеска инвестицияләр җәлеп итү механизмнары һ.б. өйрәнеләчәк.

Уку түләүсез. Курсның киңәйтелгән версиясе түләүле опциядә тәкъдим ителә.

Ай дәвамында һәр сишәмбе һәм җомга саен курста катнашучылар лекцияләр һәм гамәли биремнәр белән тематик хатлар алачак.

5 февральгә кадәр түбәндәге сылтама буенча курсларга теркәлү узарга кирәк: https://clck.ru/SqVfX.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев