Аксубаево
  • Рус Тат
  • Татарстанда ипотеканың уртача күләме 1,9 миллион сумга кадәр арткан

    Республикада яшәүчеләр ипотека кредитларын уртача 17,2 елга ала.

     Татарстанда быелның беренче кварталында республикада яшәүчеләр алган ипотеканың уртача күләме, узган елның шул чоры белән чагыштырганда арткан һәм 1,9 миллион сумга җиткән. Россия Банкының Татарстандагы бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

    «2019 елның беренче кварталында үсеш тенденциясе саклана: ипотека кредитының күләме уртача 1,9 миллион сум тәшкил итә, республикада яшәүчеләр ипотека кредитларын уртача 17,2 елга ала», - диде ул.

    Соңрак «Татар-информ» агентлыгына Россия Банкының Татарстандагы бүлеге матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 2018 елның беренче кварталында ипотека кредитының уртача күләме 1,6 миллион сум тәшкил иткән, ипотека кредитларын уртача 15,4 елга алганнар.

    Шәрифуллин искәртеп үткәнчә, республика яшәүчеләрнең кредит ипотека портфеле 2018 елда бер ярым тапкыр диярлек – 179,8 миллиард сумга арткан. 2019 елның беренче кварталында әлеге күрсәткеч 190,3 миллиард сумга җиткән.

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: