Аксубаево
  • Рус Тат
  • Татарстанда ипотека кредитының уртача күләме 16 процентка арткан

    Хәзер республика бирелгән ипотека кредитларының уртача күләме буенча Россия төбәкләре арасында 23нче урында тора.

    Татарстанда ипотека кредитының уртача күләме 2021 елның сентябрендә 2,7 млн сум тәшкил иткән, бу, узган ел белән чагыштырганда, 15,9 процентка күбрәк. Бу хакта Кредит тарихларының илкүләм бюросы хәбәр итә.

    Бюро мәгълүматлары нигезендә, хәзер республика бирелгән ипотека кредитларының уртача күләме буенча Россия төбәкләре арасында 23нче урында тора.

    Лидерлар өчлегендә Мәскәү — 7,1 млн сум, Мәскәү өлкәсе — 5,3 млн сум һәм Санкт-Петербург 4,9 млн сум тора. Приморье крае, Калуга өлкәсе һәм Хабаровск краеның да күрсәткечләре югары булуы күзәтелә. 

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: