Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда инвалидлар ункөнлеге кысаларында 500дән артык чара уздырылачак

Түгәрәк өстәлләр, мәдәни чаралар, консультацияләр үткәрү планлаштырыла.

Татарстанда инвалидлар ункөнлеге барышында 500дән артык төрле чаралар үткәрәчәкләр. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

«Инвалидлар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр, мәдәни, спорт, күңел ачу чаралары оештырылачак. Казанда Зур концерт залында форум узачак. Аңа 300гә якын кеше чакырылган, алар алдында шәһәрнең иҗат коллективлары чыгыш ясаячак», — диде ул.

Министр әйтүенчә, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр юридик ярдәм һәм медицина консультацияләре алачак. Моннан тыш, музейларда осталык дәресләре үткәрү планлаштырыла.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев